news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада җәяү йөрергә яратучылар «Яшәүгә 10 мең адым» марафонына кушыла ала

Түбән Камада җәяү йөрергә яратучылар «Яшәүгә 10 мең адым» марафонына кушыла ала
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

30 сентябрь көнне Түбән Камада ««Яшәүгә 10 мең адым»» Бөтенроссия акциясе узачак. Ял көннәрен сәламәтлек өчен файдалы уздырырга теләүчеләрне марафонга кушылырга чакыралар. Ул 10.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Катнашучыларны 9:30 сәгатькә җыю планлаштырылган. 9:45 сәгатьтә разминка узачак. Колонна Менделеев урамы, 46нчы йорт адресы буенча урнашкан 1нче хастаханәдән кузгала. 11:00 сәгатьтә теләгән һәр кеше флешмобта катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot