news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада автомобильдә йөрүче әтиләр катнашындагы конкурс беренче тапкыр үткәрелде

Түбән Камада  автомобильдә йөрүче әтиләр катнашындагы  конкурс беренче тапкыр үткәрелде
Фото: http://nkamsk-rt.ru/

Түбән Камада әтиләр көненә багышланган «Автопапа» конкурсы узды. Анда 12 яшькә кадәрге балалары булган 28 машина йөртүче катнашты. Конкурс Түбән Камада беренче тапкыр үткәрелә. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Катнашучыларга тест үтәргә, юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, фигуралы йөртү күнекмәләрен һәм утыргычта утырган баланы куркынычсызлык каешы белән эләктерү күнекмәләрен күрсәтергә кирәк иде.

Чара йомгаклары буенча 1нче урынны 14нче лицейдан Ильяс Бикбаев һәм аның улы Радмир алды. 2 нче урында — 29 нчы балалар бакчасыннан кызы Эмилия белән Руслан Балтин. 16нчы балалар бакчасыннан Дмитрий Гусаров улы Илья белән өченче урынны алды.

Конкурста катнашучыларның барысы да «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Түбән Кама районы Әтиләр советыннан дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100