news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Автобабай-2024» бәйгесендә катнашучысы иң өлкән кешегә 82 яшь

Түбән Камада «Автобабай-2024» бәйгесе узды. Анда 60-82 яшьлек 16 ир-ат катнашты. Конкурста катнашучыларның иң өлкәне Зәкәрия Кәшбиевкә — 82 яшь. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Беренче этапта конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча имтихан тапшырдылар. Икенче этапта машина йөртүчеләр күнегүләрне махсус мәйданчыкта башкарып, тизлеккә автомобиль йөртү осталыкларын күрсәттеләр. Жюри һәр күнегүнең дөрес башкарылуын һәм дистанцияне узу вакытын бәяләде.

Ярышның җиңүчесе — транспорт буенча ревизор Сергей Масленников, икенче урынга Үзәк район хастаханәсенең «Ашыгыч ярдәм» йөртүчесе Таһир Сафиуллин лаек булды. Аның шоферлык стажы 42 ел.

«Ашыгыч ярдәм»нең һәр чакыруы үзенчәлекле. Мин үземне кешеләрне коткаруда катнашым бар дип хис итәм. Фельдшерларның хезмәте бик авыр, алар беренче булып авырган кешеләргә ярдәмгә килә. Без, машина йөртүчеләр дә, һәрвакыт янәшәдә һәм һәр чакыруны үзебез аша үткәрәбез», —дип үзенең эше турында сөйләде ул.

Өченче урынны электромонтажлау һәм төзелеш техникасы йөртүчесе Михаил Асанов яулады. Шулай ук «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» этабында иң яхшысы булып Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте педагогы Рәмис Мәүләвиев танылды. Автомобильне фигуралы йөртүдә «Комплекслы төзекләндерү предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе шоферы Ринат Сираевка тиңнәр булмады.

Фото: ©http://nkamsk-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100