news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада авариядә бер кеше үлгән

Түбән Камада авариядә бер йөртүче үлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Чабьинская урамындагы йорт янында Volkswagen шоферы автомобиль белән идарә итүне югалта, каршы як полосага чыга һәм кюветка төшеп китә. Аның машинасы агач белән бетон койма арасында калган.

Шофер алган җәрәхәтләрдән үлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100