Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Әтиләр көненә багышланган күңел ачу чаралары була

Түбән Камада 14 һәм 15 октябрь көннәрендә Әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. Күңел ачу чаралары шимбә һәм якшәмбе көннәренә планлаштырылган. Аларның кайберләренә «Әти + балалар» акциясе кысаларында бушлай керергә мөмкин. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
14 октябрь көнне шәһәрнең барлык мәктәпләрендә «Әти шимбәсе» акциясе узачак, анда укучылар әти-әниләре белән бергәләп концерт оештыра. Шулай ук Халык иҗаты йортында балалар өчен открытка ясау буенча мастер-класс үткәреләчәк.
15 октябрь көнне әтиләр балалары белән бергә гаилә комедиясен бушлай карый ала. Шулай ук көн дәвамында шәһәрнең комплекслы музее һәм Әхсән Фәтхетдинов музее тематик күргәзмәләренә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз