news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада архитектор Фирдәвес Хановның күргәзмәсе ачылды

Түбән Камада архитектор Фирдәвес Хановның күргәзмәсе ачылды
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Комплекслы музейда Түбән Кама архитекторы, шәһәрнең Мактаулы гражданы Фирдәвес Ханов күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмә залында архитектура корылмалары һәм шәһәр халкының яраткан ял итү урыннары сурәтләнгән. Архитектор Фирдәвес Ханов аларны Түбән Камада 45 ел яшәү дәверендә ясаган. Бу хакта Түбән Кама муниципальрайоны рәсми сайтында хәбәр ителә.

Җиңү монументы, Җәмигъ мәчете, Габдулла Тукай паркы, нефтехимиклар һәм шинчылар скверлары, «Кояшлы алан» паркы, Николай Лемаевка, Евгений Королевка, Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләр, Олы Аты һәм Сименеево авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган һәйкәлләр, ГХАТ бинасы һәм «Теремок» нотариаль конторасы, Вахитов урамындагы Сбербанк, «Пальмира», «Ансат» сәүдә үзәкләре, «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы, 84 нче сериядәге торак йортларның фасадларын декоратив бизәү, Изге Чишмә, Әхсән Фәтхетдинов музее һәм Красный Ключ поселогы яр буе, Кама Аланындагы «Оазис» һәм «Яшьләр» парклары һәм башкалар. Яраткан шәһәре өчен Фирдәвис Ханов 60тан артык кабатланмас архитектура объекты булдырган.

Шулай ук чарада Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да катнашты. «Фирдәвес Гайнетҗан улы ясаган архитектура объекты районның алыштыргысыз бизәге булып тора. Сез - шәһәребезнең горурлыгы, мин сезгә сәламәтлек, илһам һәм сезгә алга таба да Түбән Кама файдасына иҗат итүегезне телим», - диде ул.

Шәһәрнең баш төзүчесе Татарстанның һәм Россиянең атказанган архитекторы исемен горур йөртә, ул ТР һәм РФ Архитекторлар берлеге әгъзасы, берничә тапкыр Россиянең иң яхшы архитекторы, дип танылган. Ул 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты булды.

«Бүген минем өчен бик үзенчәлекле көн. Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт. Минем тормышымның күп өлеше архитектура объектларына багышланган, күргәзмәгә барлык эшләрем дә сыеп бетмәде. Мин күп еллар элек Түбән Кама шәһәренең нинди булганын хәтерлим һәм бу – иң матур шәһәр», – диде Фирдәвес Ханов.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100