news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Апуш» балалар театр студиясе филиалына сайлап алу кастингы узды

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры каршындагы «Апуш» татар балалар театр студиясе филиалына сайлап алу кастингы узды. Төрле яшьтәге балалар жюри алдында сәхнә осталыгын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтте. Бу хакта «ntr-24.ru» сайты хәбәр итә.

Кастингта катнашучыларның чыгышларын «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары бәяләде.

Кайбер балалар сәхнәдә үзләрен иркен тотуы белән аерылып торса, икенчеләре иҗади биремнәрне үзенчәлекле итеп башкаруы белән игътибарны җәлеп итте.

«Сайлап алу барышында балалар төрле иҗади биремнәр үтәде, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын күрсәтте. Катнашучыларның сәләте һәм әзерлеге нык сөендерде», — дип белдерде Алия Фәйзрахманова.

«Апуш» студиясе — Татарстанда балаларны татар театрына җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектларның берсе. Аның филиалы яшь талантларга иҗади мөмкинлекләрен сынап карарга, сәхнә осталыгын үстерергә һәм татар театр сәнгате белән якыннан танышырга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot