news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада әниләр өчен бәйрәм әзерлиләр

Түбән Камада 29 ноябрьдә «Әниләр көне» бәйрәме була. Чара «База» креатив индустрияләр үзәгендә 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр узачак. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм кунакларын төрле программа көтә: концерт, курчак спектакле, бүләкләр ярминкәсе, фотозона һәм рәсемнәр конкурсы. Моннан тыш, килүчеләр өчен дистәләгән бушлай мастер-класслар һәм тренинглар, шулай ук балалар өчен уен мәйданчыклары әзерләнә.

Чара кысаларында түләүле мастер-класслар белән аерым локация оештырылачак һәм призлар уйнатылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot