news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Алма спасын яңа гаилә коручы яшьләр белән билгеләп үттеләр

Түбән Камада Алма спасын яңа гаилә коручы яшьләр белән билгеләп үттеләр
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама ЗАГСы традиция буенча Алма спасын яңа гаилә коручы яшьләр белән билгеләп үтте. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

Борынгы ышанулар буенча, Алма спасы вакытында туй уздыру – яхшы билге. Алма – яңа гаилә тормышы, мәхәббәт һәм чәчәк ату символы.

Бәйрәм алдыннан ЗАГС идарәсе белгечләре 59 яңа гаилә теркәде, аларга татлы һәм тату тормыш теләде. Яшь парлар бәйрәмгә махсус оештырылган матур фотозонада фотога төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot