Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада Алексей Луговойга багышланган мемориаль такта ачтылар
Бүген илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Түбән Камада бәйрәм хөрмәтенә Төньяк Кавказда хәрби биремне үтәгәндә һәлак булган Алексей Луговойга багышланган мемориаль такта ачылды. Алексей Евгеньевич укыган 20нче мәктәп фасадында аның исеме язылган истәлек тактасы урнаштырылды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Тантаналы чарада Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айзат Мәхмүтов, Түбән Кама муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов, Алексей Луговойның туганнары, курсташлары, дуслары, шулай ук мәктәп укучылары һәм яшь армиячеләр катнашты.
Чара Алексей Евгеньевичның туган көнендә узды. Бүген, 9 декабрьдә, аңа 49 яшь тулган булыр иде. Алексей 1973 елда Санкт-Петербургта туган. Аңа 8 яшь тулгач, гаиләсе Түбән Камага күченеп килә. Мәктәпне тәмамлагач, туган шәһәренә китә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренең югары хәрби команда училищесына укырга керә. Хәрби училищены тәмамлагач, лейтенант исемен һәм юрист дипломын ала.
Алексей 2000 елның 9 гыйнварында вафат була. Бу фаҗигале көнне өлкән лейтенант Луговой иптәшләре белән Аргун торак пункты тирәсендә боевикларның атышына эләгә, Төньяк Кавказ округының оператив бригаданың 6 машина колоннасында бара. Берсендә Алексей утырган беренче ике машина засададан кача алган, калганнары боевикларның пулемет уты астына эләгә. Өлкән лейтенант үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.
«Бүген без Түбән Кама җирен үз батырлыгы белән данлаган кешеләрне искә алабыз. Алар без сезнең белән яшәсен, өйрәнсен, балалар тәрбияләсен өчен үзләрен корбан итте. Без мондый егетләрнең Түбән Камада яшәүләре белән горурланабыз. Без алар турында һәрвакыт истә тотачакбыз», – дип өстәде Григорий Китанов.
Алексей Луговой истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Шуннан соң кунаклар, укучылар һәм катнашучылар истәлекле мемориаль тактага чәчәкләр салдыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз