news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы булды

Түбән Камада «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы булды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы булды. Бу очрашу рухи-әхлакый тәрбия республика форумына әзерлек кысаларында чаралар циклының дәвамы булды.

«Ак калфак» вәкилләре белән очрашу «Туган як тарихын күренекле шәхесләр бизи» темасына багышланды. Анда Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин, Татарстанның һәм Россиянең муниципаль районнарыннан, Пермьнан, Кировтан, Башкортстаннан, Чувашиядән 50дән артык делегат һәм кунак катнашты. бу турыда үбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Делегатларны Түбән Кама шәһәре һәм районының истәлекле урыннары белән таныштырдылар. Ташлык авылында балалар бакчасында, китапханәдә, мәчеттә, мәдәният йортында булдылар. Шулай ук кунакларга Айдар Хәмзин авыл тарихы турында китабын тәкъдим итте.

Аннан соң кунакларны Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музее белән таныштырдылар. Татар драма театрында кунакларга спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Кунаклар Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркына килде. Анда алар бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Китапханәчеләр кунакларны үзләренең учреждение эшчәнлеге белән таныштырды.

Эшлекле очрашу ахырында «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында пленар утырыш булды. Монда милли кием элементлары белән күргәзмә оештырылган иде. Шулай ук белгечләр мәгълүмати стендларда белем бирү учреждениеләренең милли проектларын тәкъдир иттеләр.

«Киләчәгебезнең уртак максаты - татар ата-аналарын тәрбияләү. Моны бүгеннән үк башларга кирәк. Тәрбия әниләр кулында. Әниләр идеяләрне һәрьяклап үзләштерде, гореф - гадәтләрне тормышка кайтарды», - диде төбәк оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Йомгак ясап, спикерлар гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне өйрәнеп, без милләтне саклап кала һәм үсеп килүче буынга лаеклы тәрбия бирә алачакбыз, дип билгеләп үтте. Киңәшмәдә татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклауга аерым өлеш керткән түбәнкамалыларны да бүләкләделәр.

Моннан тыш, очрашуны оештыруда ярдәм иткәне өчен, «Ак калфак» берләшмәсе Рамил Муллинга да рәхмәт хаты тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100