Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада «Ак каен» мәчете янындагы территория төзекләндереләчәк
Түбән Камада 35нче микрорайонда «Ак каен» мәчете төзелеше дәвам итә. Аның янындагы 6 мең квадрат метрлы территория төзекләндереләчәк. Анда ял зонасы һәм арт-объектлар, балалар мәйданчыгы була.
Мәчет проектын Мәскәү архитекторлары Наилә Латыйпова һәм Анастасия Тихомирова эшләде.
Белгечләрнең Россия һәм халыкара дәрәҗәдә ун еллык эш тәҗрибәсе бар. Архитекторлар Чили, Испания, Россия һәм башка илләрдә эшләгән. Аларның проекты осталарга хас гадилеге һәм универсальлеге белән аерылып тора, дип сөйләделәр «Татар-информ»га мәчет матбугат хезмәтендә.
Дини объект 2019 ел ахырында төзелә башлады. Төзелеш эшләре шәһәр кешеләренең хәйрия акчасына алып барыла. Мәчетне ачык төсләрдә төзү планлаштырыла, фасады 721 намазлык рәвешендә клинкер кирпеч белән тышланачак.
Тулаем алганда, бина заманча стильдә була, анда Татарстан табигате һәм традицион ислам сәнгате үрелеп барыла. Намаз уку залларына 400дән артык кеше сыячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз