Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада ак чыршы аллеясы утыртылды
Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә 50 ак чыршы утыртылды. Экологик акциядә катнашучылар корыган имәннәр урынына яңаларын утырттылар. Бүгенге көндә Түбән Кама урманчылыгында бердәнбер ак чыршы сакланып калган, шушы урыннан яшь үсентеләр утырта башладылар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Стахеевларның ак чыршы аллеясы» – «ЭкоМир»ның төп проекты. Аның максаты - Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсе территориясендә мәдәни мирас объектын торгызу. Бу тарихи һәм экологик проект СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы җирле инициативалар грант конкурсында җиңүче булды. Проектны «Түбән Кама Нефтехим» Иҗтимагый советы сайлаган.
«Бүген безнең проект тормышка ашырылуына мин бик шат, ул СИБУР һәм Иҗтимагый совет ярдәме белән узды. Шәһәрдә бер генә ак чыршы калганын белгәч, бу агачларның санын арттыру идеясе туды, Стахеевлар яшәгән чорда 500 ак чыршы үскән булган. Бүген битараф булмаган шәһәрлеләр үз куллары белән Түбән Камадан Кызыл Чишмәгә кадәр урманның бизәге булачак ак чыршы утыртырга килде», - диде проект авторы, «ЭкоМир» коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Гүзәл Абдуллина.
Ак чыршы аллеясына яңа тормыш бирергә мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре, «Реактор» хоккей командасының яшь спортчылары, шәһәр экологлары, Кызыл Чишмә мәктәбенең укучылары килде.
Ак чыршыларны шәһәргә Киров өлкәсеннән алып кайтканнар, аларны Түбән Кама урманчылыгы караячак. Урманчылык вәкилләре эковолонтерларга агачларны ничек утыртырга кирәклеген аңлатты.
«Маршрут очраклы сайланмаган, Себер ак чыршылары катнаш урманнарда үсә, аларга яхшырак үсү өчен күләгә булу кирәк. Алар углерод газын бик яхшы үзләштерә, шәһәр мохитендә һаваны чистарта. СИБУРга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде дәүләт урман инспекторы Алексей Кузьмин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз