Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада җәй уртасына кадәр 180 мең чәчәк утыртырга җыеналар
Түбән Камада чәчәкләр утырту эше киләсе атнада ук башлана. Белгечләр иске чәчәк түтәлләрен яңартып кына калмыйча, яңаларын да булдыра.
Мисалга, Химиклар проспектындагы сәүдә үзәге каршында тиздән мәңге яшел өч «арыслан» пәйда була. Күләмле сыннар ясалма газон белән тышлана. Аларны биек чәчәкләр һәм үсемлекләр белән каплаячаклар. Алар таҗ, тамчы һәм чәчәк бөресе рәвешендәге чәчәк композицияләренең бер өлеше булыр дип көтелә. Бөтен проектны дизайнер Рәзинә Гарифуллина эшләгән. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Вахитов проспектындагы 12а йорт янында да үзгәрешләр булачак. Анда республика флагы фонында «Мин Түбән Каманы яратам» дигән язулы чәчәк түтәле ясарга җыеналар. 112 квадрат метр мәйданлы клумбада дүрт меңнән артык чәчәк утыртылачак.
Беренче чәчәкләрне 24 апрельдә үк утыртачаклар. Җиңү көненә һәйкәл янындагы чәчәклекләр яңартылачак.
Быел шәһәрдә барлыгы 180 мең яңа чәчәк барлыкка килә. Утырту эшләре июль аенда тәмамланырга тиеш, ләкин моны иртәрәк эшләргә өметләнәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз