Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада агачларны рәсемнәр белән бизиләр
Түбән Камада яшәүчеләр Кызыл Чишмә бистәсенең урман-парк зонасында «Урман әкиятләре – урманны саклауда дендрограффити» проекты кысаларында агачларны файдалы рәсемнәр белән бизи. Алар имәннең ачык ярыкларында урман флорасы һәм фаунасы сурәтләрен ясый.
Проект авторы Диана Чиркова сүзләренчә, эстетик функциядән тыш, яшел агачлардагы рәсемнәр зарарланган агачның гомерен озайтырга ярдәм итә. Бу хакта үбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.
«Ярыкларга граффити алымы белән рәсем ясау ысулы берничә этаптан тора. Башта ярыкларны эшкәртергә кирәк. Ул агачны корыта. Шуңа күрә без башта фунгицид белән эшкәртәбез, аннары праймер белән каплыйбыз. Ул бик тиз кибә, аннары шунда ук акрил буяу белән рәсем ясап була, бу өстәмә саклау катламы бирә. Аннары лак белән каплыйбыз», – диде ул.
Барлыгы 25 агач ярыгы бизәләчәк. Рәсемнәр бәйге нигезендә сайлап алынган. Бу чарада теләге булган һәркем катнаша ала.
Исегезгә төшерәбез, проект СИБУРның социаль инвестицияләр программасының «Яхшы эшләр формуласы» проекты кысаларында, «Урман формуласы» грант бәйгесе хисабына тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз