Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада 9 май алдыннан хәрбиләр каберләрендә тәртип урнаштыралар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Түбән Кама районында Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек чаралары актив дәвам итә. Шәһәр һәм авыл халкы сугыш ветераннары каберләрен карау буенча «экологик десант» кебек акцияләрдә катнаша. Узган ялларда Түбән Камада хәрби каберлекләрне төзекләндерү буенча масштаблы өмә узды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Шәһәр зиратында битараф булмаган гражданнар тырышлыгы белән Дан аллеясы, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операция геройлары каберләре тәртипкә китерелде. Өмәгә Түбән Кама муниципаль районы администрациясе хезмәткәрләре, депутатлар, «Бердәм Россия» партиясе, төрле волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре, Түбән Кама политехника көллияте студентлары, шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре, офицерлар берлеге, «Хәрби кардәшлек» оешмасы әгъзалары һәм башкалар кушылды.
Түбән Кама политехника көллияте директоры Татьяна Куприянова билгеләп үткәнчә, өмәдә катнашучылар чүп, ботакларны җыештырып, агачларны кисеп кенә калмаган, ә каберлекләр торышына да игътибар иткәннәр. «Күп кенә ташландык каберләр очрый, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каралмаган каберләре бар. Каберләрнең күбесе, әлбәттә, күзәтү астында. Кемнең исән туганнары бар, бу шунда ук күренә», – дип сөйләде ул, гражданнарның җирләү урыннарына сак каравына өмет белдереп.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов «эшлекле дүшәмбе»дәге чыгышында ассызыклаганча, Башкарма комитет ел саен районда 42 һәйкәлне, тугандаш һәм хәрби каберлекләрне җыештыруны оештыра. Быел җирле бюджетлар, халыкның үзара салымы һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән (8 миллион сумнан артык) Кама, Үскә, Байгол авылларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга яңа һәйкәлләр куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз