news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 80нче чаңгы батальоны сугышчыларын искә алдылар

Түбән Камада 80нче чаңгы батальоны сугышчыларын искә алдылар
https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада 257нче укчы дивизиясенең 80нче аерым чаңгы батальоны сугышчыларының батырлыгына 82 ел тулуга багышланган истәлекле митинг узды.31 гыйнвар –түбәнкамалылар өчен истәлекле дата. Дүрт ел элек, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында, 19 сугышчының җәсәден Түбән Каманың туганнар каберлегендә җирләделәр. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

Батальон 1941 елның декабрендә Казанда оештырыла һәм Башкортстан, Пенза, Калинин һәм Ленинград өлкәләреннән килгән кешеләр белән комплектлана. Шәхси составның шактый өлеше – Казан, Чаллы, Ширәмәт, Кукмара, Нурлат, Шөгер, Беренче Май, Алексеевск, Тархан, Ослан районнары кешеләре.

Бүген шәһәр зиратындагы Мактаулы гражданнар аллеясына геройлар истәлеген хөрмәтләргә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников, Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, идарә җитәкчеләре, һәлак булган сугышчыларның туганнары, Түбән Кама муниципаль Ветераннар советы, шәһәр предприятиеләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, эзләнү отряды әгъзалары, волонтерлар һ.б. килде.

«Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагыла, меңләгән солдатлар өйләренә әйләнеп кайта алмады һәм чит җирдә ятып калды. Бүген мин Түбән Каманың эзләү отрядына рәхмәт белдерәсем килә, алар ярдәмендә чаңгы батальонының 19 солдаты туган илләренә әйләнеп кайтты. Безнең изге бурычыбыз – солдатларыбызның батырлыгы турында истәлекне саклау», - диде Александр Умников.

Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков: «Күпме сугышчы чит җирләрдә батырлык күрсәтеп һәлак булды. Дошман тылында 80нче аерым чаңгы батальонының барлык сугышчылары да һәлак була. Аларның кайберләренең җәсәдләре эзләү отряды ярдәмендә туган җирләренә кайта алды. Ә аларның ничәсе әле һаман да табылмаган».

Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Григорий Китанов түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итте: «Үз тормышларын биргән якташларыбызның батырлыгын искә алу өчен, балаларыбыз сугышның нәрсә икәнен белмәсен өчен, без бүген бу изге урында җыелдык. Мондый мөнәсәбәт өчен рәхмәт сезгә, безнең сугышчылар ниһаять туган җирендә тынычлык тапты».

Митинг бер минут тынлык белән тәмамланды. 19 сугышчының да исемнәре искә алынды, барлык катнашучылар да геройлар истәлегенә чәчәкләр куйды.

Фото: https://tat.e-nkama.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100