news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 8 еллык хезмәт стажы булган шәфкать туташы махсус хәрби операциягә китте

Түбән Камада контрактчылар төркемен хәрби хезмәт урынына озаттылар. 10 кешедән торган төркем әзерлек үтү урынына китәчәк, аннары инде алар хезмәт урыннарына җибәрелә. Контрактчы ир-атлар арасында бер хатын-кыз да бар. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Гөлшат шәфкать туташы, аның 8 ел хезмәт стажы бар. Хезмәттәшләре сөйләвенчә, Гөлшат — нык характерлы ханым. Үзе әйтүенчә, ул — куркып кала торган кеше түгел. Төрлечә булырга мөмкин булуын да бик яхшы аңлый, ләкин барысы да яхшы буласына ышана.

Шәһәр хәрби комиссариат каршында гадәттәгечә Түбән Кама хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм дин вәкилләре чыгыш ясады.

«Нигездә, егетләр гадәттәгечә Төньяк флотта һәм Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк», — дип билгеләп үтте Газинур Ситдыйков.

Ел башыннан Түбән Камадан контракт хезмәтенә 450дән артык кеше киткән. Аларның яртысы — соңгы өч айда. Хәзер Татарстанда контракт төзегәндә бер тапкыр 2 миллион сумга кадәр түләү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100