news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 7 укучы химиядән Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган

Түбән Каманың 35нче лицеен тәмамлаучы 7 укучы химиядән Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 100 баллга тапшырган. Татарстанда химиядән имтиханны максималь баллга 49 бала тапшырган. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән хәбәр ителә.

Шулай ук 2 чыгарылыш укучысы географиядән БДИны 100 баллга язган, тагын 107се әдәбияттан 100 балл алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100