news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 400 кеше сәламәтлек маршруты буенча узды

Түбән Камада 400 кеше сәламәтлек маршруты буенча узды

Түбән Камада «Тормышка 10 000 адым» акциясе узды. Ул Бөтендөнья йөрәк көненә һәм Бөтенроссия йөрү көненә багышланган иде. Ялларда һава торышы начар булуга карамастан, «Шифалы» шифаханәсеннән «Алмаш» спорт базасына кадәр сәламәтлек маршруты буенча 400ләп түбәнкамалы үтте.

Җәяү йөрү алдыннан «Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» белгечләре барлык катнашучыларның кан басымын үлчәде, ә профессиональ инструкторлар тәннәрне язу өчен йөреп алу күнегүләре үткәрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Акциядә өлкәннәр һәм балалар катнашты. Шулай ук Бөтенроссия йөрү көненә шәһәр җитәкчеләре дә кушылды.

БСО классификациясе буенча, көненә 5000 адымнан да азрак адым ясаган кешенең яшәү рәвеше «утырган» дип характерлана. Әгәр дә кеше көненә 5000-7499 адым йөрсә дә, көндәлек тормышына спорт һәм физик активлык кертмәсә, аның яшәү рәвеше «нәтиҗәсез» булып санала. Әгәр дә кеше көненә 7500-9999 адым йөрсә һәм ниндидер физик йөкләнеш булса, тормыш рәвеше «өлешчә актив» санала. Көнгә 10000 яки аннан да күбрәк адым ясаган кешенең яшәү рәвешен «актив» дип характерлыйлар.

Чара бию флешмобы һәм кайнар чәй эчү белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100