news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 4 яшьлек бала бишенче каттан егылып төшеп исән калган

Дүрт яшьлек бала Түбән Камада бишенче каттан балкон тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм исән калган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Бу хәл кичә Түбән Каманың Студентлар урамындагы йортларның берсендә булган. Баланың баш мие селкенгән.

Хәзерге вакытта тикшерү эше бара. 

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре ата-аналарны кечкенә балаларын караусыз калдырмаска чакыра.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot