news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 34 бала гаиләгә урнаштырылган

Ел башыннан Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре 34 баланы гаиләгә урнаштырган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«26 бала туганнары карамагына тапшырылган, 4 бала тәрбиягә алынган, 2 бала уллыкка алынган һәм 2 яшь түбәнкамалы үз гаиләсенә кайтарылган», – диде «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Наталья Шибаева.

Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны урнаштыру вакытын кыскарту һәм гаиләне опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре сайлап алу максатыннан баланы тәрбиягә алырга теләүче кандидатлар базасы алып барыла. «Бүгенге көндә 47 уллыкка алучы гаилә (35 пар, 12 ялгыз граждан) һәм 10 тәрбиягә алган ата-ана гаиләсе (3 пар, 7 ялгыз граждан) исәптә тора», - диде Наталья Шибаева.

Агымдагы елның 1 октябренә ата-ана назыннан мәхрүм калган 39 бала ачыкланган һәм исәпкә куелган. Узган ел белән чагыштырганда андый балалар саны 53 булган, бер ел элек – 51.

«Бу очракта да шатланыр өчен сәбәпләр бар. Туганнан соң калдырган сабыйлар саны кими бара. Димәк, гаиләне яклау гаранты буларак, дәүләткә ышаныч артты. Шуны белергә кирәк: баласыннан баш тартканнан соң да әнинең аны кире кайтару мөмкинлеге саклана. 2023 елда опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре ярдәме белән әниләрнең берсе баласын кире алды», – диде Наталья Шибаева.

Бүген ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты опека һәм попечительлек бүлегендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 508 бала исәптә тора, шул исәптән: уллыкка алынганнар – 249 бала, туганнары тәрбиясендә – 196 бала, тәрбиягә алынган гаиләләрдә - 63 бала.

news_right_1
news_right_2
news_bot