news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 23 яшьлек егет театрга билет алмакчы булган һәм 1 млн сум акчасын югалткан

Түбән Камада яшәүче 23 яшьлек егет театрга билет алмакчы булган һәм 1 миллион сум акчасын югалткан.

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, ул танышулар өчен кушымта аша бер «кыз» белән танышкан. Кыз егеткә театрга барырга тәкъдим иткән һәм билетлар алу өчен ялган сайтка сылтама җибәргән. Егет билетлар өчен 4 мең сум түләгән, ләкин билетлар килмәгән. Шуннан соң ул техник ярдәм күрсәтү хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Анда егеткә акчаны кире кайтару өчен кабат акча күчерергә кирәк, дип белдергәннәр. Шулай итеп, егет 1 059 000 сум акчасын югалткан.

Егет мошенниклар язышкан хатларны юк иткәннән соң гына алдануын аңлаган. Җинаять эше ачылган. Мошенникларны эзлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot