news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 2023 ел «Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы» дип игълан ителде

Түбән Камада 2023 ел «Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы» дип игълан ителде
"Туган як"

Түбән Кама мэры Рамил Муллин 2023 елны шәһәр һәм районда «Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы» дип игълан итте. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

«Сәламәтлек елы кысаларында Түбән Камада без үз программабызны эшләячәкбез. Ул җәмгыять традицияләрен булдыру, ялны оештыру, зарарлы гадәтләрдән котылу өчен нигез булырга тиеш. Моның өчен безнең шәһәрдә һәм муниципаль районда бөтен мөмкинлекләр дә бар», — диде мэр.

Мэрны Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов хуплаган. Социаль челтәрдә ул сәламәт яшәү рәвешенә башкалар да кушылыр дигән өмет белдергән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot