news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 200 меңгә якын чәчәк утыртачаклар

Түбән Камада 200 меңгә якын чәчәк утыртачаклар
Фото: "НТР 24"

Түбән Кама яшелләндерүчеләре шәһәрнең чәчәк түтәлләрен төзекләндерә башлады. Үсемлекләрне рәсемнәр һәм композицияләр барлыкка килерлек итеп утырталар. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова хәбәр итә.

Бәрхет чәчәк, петуния, гортензия, пеларгония — бу чәчәкләр җәен Түбән Кама урамнарын бизәп торачак.

Шимбә көнне Вахитов боҗрасында 9 меңгә якын чәчәк утырттылар, барлыгы монда якынча 15 мең чәчәк утыртырга җыеналар. Чәчәкләрдән тыш, бу түтәлләрне шулай ук күпьеллык үләннәр, куаклар һәм агачлар бизәп торачак. Тулы композицияне берничә көннән соң күрергә мөмкин була.

Түбән Камада шулай итеп Химиклар, Төзүчеләр, Тынычлык, Сөембикә урамнарындагы чәчәк түтәлләре яшелләндереләчәк.

Шәһәр урамнарын яшелләндерү эшләре Сабантуйга төгәлләнергә тиеш. Түбән Камада барлыгы 200 мең чәчәк утырту планлаштырыла. Ә җәй дәвамында яшелләндерүчеләр куаклар һәм агачлар утыртуны дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100