news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 18 яшьлек кыз тәнендәге миңе имгәнү аркасында яман шеш белән авырый

Түбән Камада яшәүче 18 яшьлек кызга дүртенче стадия яман шеш диагнозын куйганнар. Пациент турында Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе табиб-дерматовенерологы Светлана Васильева сөйләде.

Кыз үзе сөйләвенчә, ул киенгән вакытта даими рәвештә тәнендәге миңенә тиеп китә торган булган, миң канаган, ә аннары кутыр белән капланган. Кыз табибка барырга ашыкмаган. Дерматовенеролог кабинетына килеп эләккәч кенә ашыгырга кирәк булганын аңлаган. Якынча диагноз – меланома. Амбулатор онкология ярдәме үзәге онкологлары пациентка дүртенче стадия яман шеш диагнозын куйган. Хәзер кыз бөтен көчен авыру белән көрәшүгә юнәлткән.

«Кызганычка, меланомага әйләнә торган миңнәр тиз арада лимфоген һәм гематоген метастазлар бирә. Шуңа күрә без меланомалы пациентларны шунда ук онкологлар янына җибәрәбез, мондый кешеләр өчен вакыт минутлар белән исәпләнә», – диде Светлана Васильева.

Табиб берничә мәртәбә имгәнгән, канаган миңнәргә, шулай ук төсле, караңгы төстәге һәм тигез булмаган миңнәргә игътибарлы булырга чакырды – миңнең төсе үзгәрергә яки ике төслегә әйләнергә тиеш түгел. Шулай ук меланома яки базалиома диагнозы куелган туганнары булган кешеләргә миңнәрен гел күзәтеп торырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot