news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 18 метрлык уникаль сөлге чиктеләр

Түбән Камада 18 метрлык уникаль сөлге чиктеләр
Фото: «ntr-24.ru»

Түбән Камада «СөлгеФест» этномәдәни фестивале узды. Бәйрәмнең төп бизәге — Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре чиккән, милли орнаментлар белән бизәлгән 18 метр озынлыктагы уникаль сөлге булды. Бу хакта «ntr-24.ru» сайты хәбәр итә.

Чигелгән сөлге — татар халкының борынгыдан килгән кадерле мирасы. Аны туйларда, Сабан туенда кулланганнар, яңа туган сабыйны төргәннәр, яшь киленнәрне сөлге белән каршы алганнар. Бу традицияләрне бүген дә саклап калырга тырышалар.

Фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан килгән остабикәләр үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Актаныш, Кукмара, Мөслим, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм башка район вәкилләре милли чигү үрнәкләре белән таныштырды, борынгы бизәкләрнең тарихын сөйләде.

Каенлы авылы китапханәчесе Флёра Гарипова да үзенең тарихи коллекциясен алып килгән. Аның сандык төбендә сакланган кайбер чигү эшләренә инде бер гасырга якын. Остабикә борынгы әйберләрне яңартып, аларны киләчәк буыннарга җиткерүгә өлеш кертә.

«Бу сөлгеләргә 100 елга якын. Менә бу түшлеккә — 100 ел. Аның кырыйлары тузган иде, мин аны яңарттым, ә чигеше инде аның 100 еллык», — ди Флёра Гарипова.

Фестивальнең үзенчәлекле символына әверелгән 18 метрлык сөлге дә китапханә хезмәткәрләренең тырышлыгы белән барлыкка килгән. Андагы һәр милли бизәкнең үз мәгънәсе бар. Оста куллар белән тамбур чигүе техникасында башкарылган бу эш шәһәрнең 60 еллык юбилеена һәм Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елына багышланган.

«СөлгеФест» Россия Президенты гранты ярдәмендә тормышка ашырылган проект кысаларында оештырылды. «Гаилә» паркында бәйрәм дәвамында 12 тематик мәйданчык эшләде. Биредә милли уеннарда катнашырга, кул эшләре буенча осталык дәресләрендә үзеңне сынап карарга һәм татар халкының гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкин булды.

«Солдатка бүләк» мәйданчыгында катнашучылар маскировка челтәрләре үрде, хәрбиләргә хатлар язды һәм кулъяулыклар чикте. Сәхнәдә исә җирле һәм чакырылган иҗат коллективлары чыгыш ясады. «Мирас» коллективы «Чишмәгә кер чайкарга бару» күренешен җыр һәм бию аша тәкъдим итте.

Бәйрәмнең махсус кунагы — җырчы Илназ Гарипов булды. Аның чыгышы фестиваль мәйданчыгын җыр-моңга күмде: тамашачылар җырлады, биеде һәм бәйрәмгә кушылды.

«СөлгеФест» — милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм кул эшләрен бер мәйданга җыйган бәйрәм генә түгел, ә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту мөмкинлеге дә. Борынгы бизәкләрне саклап, аларга яңа тормыш биреп, оештыручылар татар халкының мәдәни мирасын киләчәккә тапшыруны максат итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot