news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 1,4 мең хәрбигә җыенырга ярдәм иттеләр

Түбән Камада 1,4 мең хәрбигә җыенырга ярдәм иттеләр
Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Түбән Камадагы гуманитар ярдәм пунктында (Химиклар урамы, 72Б) көн саен контрактникларга фронтка җыенырга ярдәм итәләр. Биредә сумкага тутырып һичшиксез кирәге чыгачак әйберләр – эчке кием-салым, чынаяклар, термослар, сәгатьләр, фонарьлар, йоклау капчыклары һ.б. бирәләр.

Хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыярга шәһәрдә яшәүчеләр ярдәм итә. Пунктка көн саен төрле әйберләр алып киләләр. Кемдер – Курскида яшәүчеләр өчен, кемдер хәрбиләр өчен әйберләр китерә. Запасларны даими рәвештә тулыландырып торырга кирәк.

«Контрактниклар безгә көн саен килә. Мөмкин кадәр күбрәк кешенең берләшүен һәм ярдәм итүен, безнең пунктка кирәкле әйберләр алып килүен теләр идек. Хәзер көз, термокием, җылы оекбашлар кирәк. Шулай ук парафин, окоп шәмнәренә дә ихтыяҗ зур, без коры душ әзерләү өчен материал җыябыз», - ди Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.

Гуманитар ярдәм пунктында 1412 контрактникка җыенырга булышканнар. Шушы көннәрдә бирегә Кама Аланыннан Кирилл Александров килгән. Ир-атка – 35 яшь. Ул Саклану министрлыгы белән контракт төзеде һәм махсус хәрби операция зонасына китәргә әзерләнә. Кирилл мондый пунктның булуына бик тә шат.

«Туган илне сакларга кирәк бит. Без булмасак, кем саклар?» - ди ул.

Александров шулай ук гуманитар ярдәм пунктына бәя бирде.

«Мондый пунктның булуы бик яхшы, биредә безгә формалы кием бирәләр», - ди ул.

Бүген шулай ук Илһам Гыйләҗев тә килде. Ул да Ватанны саклаучылар сафына баскан. Туган ил алдындагы бурычны үтәргә тиешмен, ди. Ир-ат әйберләр һәм финанслар белән ярдәм күрсәтүче һәркемгә рәхмәт белдерә. Тылдагы армия – ул гаять зур көч.

Ярдәм сорап килгән һәркем истәлеккә автограф калдыра. Гуманитар ярдәм җыю пунктында әле яңа гына контракт төзегән ир-егетләрне генә кирәк-яраклар белән тәэмин итеп калмыйлар, ялга кайткан солдатларга да булышалар. Шулай ук фронтка, госпитальләргә һәм Курскида яшәүчеләргә гуманитар йөк озаталар. Шуңа күрә битараф булмаган кешеләр ярдәме бик тә кирәк.

2 сентябрьдә Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрне арттыру белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100