news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 13-15 ноябрь көннәрендә «Кама бризы» фестивале үтәчәк

Татарстан Республикасы төбәк телекомпанияләренең бишенче «Кама бризы» («Камский бриз») фестивале 13-15 ноябрь көннәрендә Түбән Камада узачак. Традиция буенча катнашучыларны танылган журналистлардан мастер-класслар һәм иҗади эшләр конкурсы көтә. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Быел конкурста катнашу өчен 200 гә якын репортаж, программа һәм видеролик җибәрелгән. Эшләр биш номинация буенча бәяләнә: мәгълүмати программа, репортаж, алып баручы, видео төшерү сәнгате, «Геройлар» махсус номинациясе. Жюри катнашучыларның эшләрен карап чыккан.

«Быел катнашучыларның дәрәҗәсе сөендерә. Телевидениедә яңа йөзләр һәм йолдызлар барлыкка килде», — дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, «Яңа Гасыр» ТРК генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадырова.

news_right_1
news_right_2
news_bot