Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада 129 видеокүзәтү камерасы урнаштыру планлаштырыла
«Имин шәһәр» программасы кысаларында, Түбән Камада халык күпләп булган урыннарда, шәһәргә керү һәм чыгу урыннарында, трафик югары булган юл участокларында видеокүзәтү камералары урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Бу хакта социаль челтәр сәхифәсендә мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов хәбәр итте.
Агымдагы елның маеннан бүгенге көнгә кадәр «Таттелеком» ААҖ компаниясе 25 камера урнаштырган. Видеоконтроль системасы транспорт чараларының теркәү билгеләрен танырга мөмкинлек бирә, диелгән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәрендә.
Искәртик, әлеге программа кысаларында агымдагы елда шәһәрнең 47 участогында 129 камера урнаштыру планлаштырыла.
Шулай ук камераларны башка программалар буенча җиһазландыру да дәвам итә. Бу - ишегалларындагы һәм шәһәр паркларындагы камералар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз