news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 11 яшьлек бала тәрәзә аша балконга үрмәләгәндә бишенче каттан егылып төшкән

Түбән Камада 11 яшьлек бала, тәрәзәдән балконга чыгарга тырышып, күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хәл турында полиция бүлегенә хәбәр 15.00 сәгать тирәсендә килә. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, малай Түбән Каманың Вахитов проспектындагы йортның бишенче катындагы тәрәзәдән балконга чыгарга тырышып, егылып төшә. Авыр имгәнүләр белән аны җирле хастаханәгә алып китәләр.

Гаилә имин санала, профилактик исәптә тормый.

Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла, фаҗиганең барлык шартлары ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot