news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама журналисты Александр Комаров махсус хәрби операция зонасында һәлак булган

Бүген Түбән Кама журналисты, «Татмедиа» АҖ медиахолдингының филиалы – «НТР» хезмәткәре Александр Комаровның һәлак булуы турында билгеле булды. Бу хакта Александрның хатыны Яна Енькова хәбәр итте.

Александр чакырылыш буенча армиядә хезмәт итмәгән, әмма Ватанны саклау өчен сафка басу һәркемнең намусы һәм бурычы дип санаган. Ул, үз илен саклау хокукын исбатлап, бу мөмкинлеккә иреште һәм үз теләге белән Татарстанның «Алга» батальонында хезмәт итте.

Александрның хезмәттәшләре аның турында талантлы тележурналист буларак сөйли. Ул 2010 елда НТР телеканалында эшли башлый. Башта корреспондент, яңалыклар алып баручысы була, соңгы елларда программалар эшләү бүлеген җитәкли.

«ТАТМЕДИА» АҖ коллективы, генераль директоры Шамил Садыйков, хезмәттәшенең һәлак булуы сәбәпле, якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100