news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама яшьләр театры яңа сезонын ача

9 сентябрь көнне Түбән Кама яшь тамашачы театры яңа 29нчы сезонын ача. Бу көнне тамашачылар Корней Чуковский әкиятенә нигезләнгән «Муха-Цокотуха» спектаклен күрәчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципальрайоны рәсми сайтында хәбәр ителә.

Күңелле һәм гыйбрәтле хикәядә кечкенә чебен тормышы турында сөйләнелә. Ул акча тапкан, аның хөрмәтенә самовар сатып алган һәм барлык бөҗәкләрне чәй эчәргә чакырган.

Спектакль 15.00 сәгатьтә башлана. Яшь тамашачы театры Лемаев, 2 адресы буенча урнашкан.

Шулай ук бер ай дәвамында Түбән Кама халкы һәм кунаклары «Голоса города Н» һәм «Как Кощей Бессмертный на Василисе женился» спектакльләрен күрә алачак. Моннан тыш, тамашачыларны «Перекресток» проекты көтә: ЛИТО «Данко» катнашучылары һәм Динар белән Гүзәл Нәбиуллиннар дуэты.

news_right_1
news_right_2
news_bot