news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама яшь тамашачылар театры шәһәрнең 60 еллыгына бәйрәм программасы әзерли

Түбән Кама яшь тамашачылар театры шәһәрнең 60 еллыгына бәйрәм программасы әзерли
Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Түбән Кама яшь тамашачылар театры 2026 елда берьюлы өч премьера тәкъдим итәчәк. «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында тамашачыларга рус драматургиясе классикасы – «Ревизор» һәм «Бесприданница» әсәрләре күрсәтеләчәк. Моннан тыш, театр үз акчасына «Тётка Чарлея» комедиясен куячак.

Премьералардан тыш, Яшь тамашачылар театры Түбән Каманың 60 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган махсус чаралар программасын әзерли. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә театр директоры Роза Аникина сөйләде.

«Без гастрольләр эшчәнлеген үстерүне дәвам итәбез. Быел илнең өч шәһәренә бару һәм «Наш Кислород 11.0» һәм «Нескучная классика» бөтенроссия фестивальләрендә катнашу планлаштырылган», – диде ул.

Роза Аникина шулай ук узган елга йомгак ясады: театр алты премьера тәкъдим иткән, югары дәрәҗәдәге фестивальләрдә 10 җиңү яулаган һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 меңнән артык тамашачы өчен 32 спектакль күрсәткән. Театр актрисасы Татьяна Непряхинага «ТР атказанган артисты» исеме бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot