news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Яшь тамашачы театрын Алсу Җәббарова җитәкләде

Түбән Кама Яшь тамашачы театрын Чаллы белгече Алсу Җәббарова җитәкләде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Учреждениенең яңа директоры вәгъдә иткәнчә, Яшь тамашачы театры реконструкция ясалган бинага күчкәннән соң Түбән Камадагы мәдәни тормышның магнитына әвереләчәк. Театр коллективы гастрольләр белән Рязаньга барырга ниятли. Моннан тыш, алар үзләрендә дә кунаклар кабул итәчәк.

«Җәлил» театр комплексын «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзекләндерү эшләре быелның ахырына кадәр тәмамланыр дип көтелә. Шуннан соң театр үзе өчен яңа форматтагы беренче спектакльләрне күрсәтәчәк. Алар балалар һәм өлкәннәргә генә түгел, олыларга да адресланган.

Тиздән тамашачылар өчен 80 һәм 400 кешегә исәпләнгән ике яңа зал, шулай ук төрле чаралар үткәрү өчен зоналар ачылачак. Артистлар һәм театр хезмәткәрләре өчен өстәмә бүлмәләр, гримеркалар, тегү остаханәсе, бутафория цехы, декорация бүлмәсе һ.б. каралган.

Яшь тамашачы театрын бизәүдә ике кат биеклегендәге витражлар төп элемент булачак, алар бинадагы тормышны урамнан күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткән иде.

Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot