news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама яшь армиячеләре республика хәрби-спорт уеннарында җиңү яулады

Түбән Камада «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында «Алга, яшь армиячеләр!» республика хәрби-спорт уены узды, чарада яшь армиячеләр катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр Түбән Каманы лаеклы тәкъдим итте, иң яхшылары исеме өчен республиканың барлык почмакларыннан яшь армиячеләр көрәште.

Катнашучылар берничә дисциплина буенча сынаулар үтте: теоретик конкурс, 60 метрга йөгерү, хәрби-тактик уен, «Сафта нык, сугышта көчле» конкурсы, аркада яткан килеш гәүдәне алга таба авыштыру, турникта күтәрелү, пневматик винтовкадан ату.

Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча Татарстан кадетлар корпусы командасы гомумкоманда буенча беренче урынны алды һәм финалга үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot