news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама ярдәм җыю пунктында контрактчы хәрбиләрне кирәк-яраклар белән тәэмин итәләр

Түбән Кама ярдәм җыю пунктында контрактчы хәрбиләрне кирәк-яраклар белән тәэмин итәләр
Фотоны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Түбән Кама гуманитар ярдәм җыю пунктында контрактчы хәрбиләргә махсус хәрби операция зонасына җыенып китәргә булышуны дәвам итәләр. Бүген биредә инде 1500нче хәрбине кирәк-яраклар белән комплектладылар.

Пунктка көненә биш кешедән алып ун кешегә кадәр килә. 43 яшьлек Валерий бүген балачак дусты белән бергә кирәкле чыгым материаллары алырга килгән. Алар бергә контракт төзегән һәм хәрби әзерлек узу өчен частька китәргә җыена. Артиллерия частенда хезмәт итәчәкләр. Махсус хәрби операция зонасында аларны бер ишегалдында үскән һәм тыгыз аралашкан башка иптәшләре көтә.

«Анда дошманнарның ничек ерткычлануын яңалыклардан карап утыру туйдырды. Дусларның күбесе махсус операция зонасына китте. Мин алар артыннан барам. Бездә шундый пункт булуы бик шәп. Монда бөтен нәрсә бар – барысы берьюлы һәм бер урында», - дип сөйләде контрактчы Валерий.

Пункт волонтерлары инде остарып беткән – күз ташлау белән кием һәм аяк киеме зурлыгын билгелиләр һәм кичекмәстән җыендырырга керешәләр. Җылы саклый торган махсус эчке кием, җылы оекбашлар, перчаткалар, хуҗалык товарлары, йокы капчыгы, кружка, термос, медикаментлар һәм башка әйберләрне сыйдырышлы букчага тутыралар.

Сергей инде иртәгә үк хезмәт урынына китә. Ул буш кул белән китмәячәк, аңа шундый ук кирәкле әйберләр җыелмасы биреп җибәрәчәкләр. Булачак хәрби күз яшьләрен көчкә тыеп тора.

«Барысы да яхшы, мин бурычымны кайтарачакмын. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә», - диде Сергей.

Ярдәм җыю пунктында хезмәткә әле генә китүче контрактчыларны гына кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп калмыйлар. Монда ялга кайтучы хәрбиләр дә керә. Аларга шулай ук сораган бар нәрсәне бирәләр. Шуңа күрә склад һәрвакыт тулы булу мөһим. Битараф булмаган кешеләр ярдәменнән башка запасларны тулыландырып тору бик авыр. Химиклар урамы, 72б йорт адресы буенча урнашкан пунктта Россия хәрбиләренә ярдәм итәргә теләүче һәркемне көтәләр.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100