news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама янында конфет төягән фура янган

Түбән Кама районында Чистай-Казан юлында фурага ут капкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте Кама Аланыннан биш чакрым ераклыкта булган. Конфет төягән фура хәрәкәт иткән килеш яна башлаган. Янгын кабинада чыккан, 3 квадрат метр мәйданга зыян килгән.

Янгын урынына «Шереметьевка» янгын сүндерүчеләр командасы автоцистернасы килгән. Янгында зыян күрүчеләр юк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы йөк транспортында янгын чыгуга төзексез үткәргеч һәм тәгәрмәчләргә ут кабу иң таралган сәбәпләр булып торуын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100