Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама янында һәлакәткә очраган питбайкерның 18 яшьлек пассажиры вафат булган
Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә питбайкта юл-транспорт һәлакәтенә эләккән 18 яшьлек кыз хастаханәдә вафат булган. Аның үлеме турындагы мәгълүматны ТР Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га расладылар.
Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте кичә кич булган. 17 яшьлек егет питбайк руле артында 18 яшьлек дусты белән бергә барган. Ниндидер мизгелдә ул идарә итүне югалта һәм металл киртәгә очып керә. Яшүсмер үлгән, ә пассажирны хастаханәгә салганнар.
Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз