news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама янында боз кичүе ачылды

Түбән Кама янында боз кичүе ачылды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Бүген, 22 декабрьдә, «Покровское авылы – Кызыл Чишмә бистәсе» маршруты буенча Чулман елгасы аша боз кичүен ачтылар.

Боз кичүе тәүлек буе эшләячәк. Юл бәясе 250 сумны тәшкил итә. Шулай ук бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән иминлек таләпләренә туры килүе буенча тикшерү үткәрелде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама районында «Соколка авылы – Яңа Кама аръягы бистәсе» маршруты буенча икенче боз кичүе ачылуга әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot