news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама янгын сүндерүчеләре иң көчле газ-төтеннән саклаучыларны ачыклады

Түбән Кама янгын сүндерүчеләре традицион һөнәри әзерлек ярышларында иң көчле газ-төтеннән саклаучыларны ачыклады. Бу хакта Түбән Кама муниципальрайоны рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәт отряды газ-төтеннән саклаучылары 14 янгын-коткару часте дежур каравыллары составында көн саен Түбән Кама сәнәгать комплексы объектларын саклый. Һөнәри күнекмәләрне югары дәрәҗәдә саклау өчен, билгеләнгән уку планы буенча, ут көрәшчеләре даими күнегүләр үткәрә. Һәм, һәр ел саен, традицион рәвештә, иң көчле бүлекчәләрне ачыклыйлар. 

Кысылган һава аппаратларын киеп, газ-төтеннән саклаучылар звеносы җылылык төтене камерасына юлындагы ябык ишекне ача, анда шартлы зыян күрүчене таба һәм эвакуацияли, җиңсә линиясен сала һәм янгын чыганагын бетерә.

Чираттагы биремнәрне үтәү урыны булып, уку манарасы тора. Газ-төтеннән саклаучылар корылманың дүртенче катына баскыч буенча күтәреләләр, тәрәзә уемыннан кул көпшәсеннән су басымы белән мишеньгә тидерәләр, шулай ук коткару бавында авыр манекенны төшерәләр.

Аннары киртәләр полосасында звено тар керү юлын үтеп, зур йөк автомашиналарыннан торган өемне сүтә, күбек белән тутырылган савыт аша үтә. Финиш сызыгында янгын сүндерүчеләр җиңсә линияләрен салалар һәм контроль резервуар тулганчы, мишеньгә төгәл тидерәләр. Бу кешенең физик һәм ихтыяр сыйфатларын сынау йөгергәндә башкарыла. Судьялар бригадасы дөрес эш итүне, куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүне катгый күзәтә. Хаталар һәм төгәлсезлекләр штраф баллары белән билгеләнә.

Газ-төтеннән саклаучылар киртәләр полосасыннан соң теоретик белемнәрне тикшерүне үтә. Тестлар янгын тактикасы, матди-техник өлеш мәсьәләләрен, коткару операцияләрен башкаруга вакыт чыгымнарын исәпләү бурычын үз эченә ала.

Барлык биремнәрне үтәүнең иң яхшы вакытын (7 минут 15 секунд) Түбән Кама отрядының танылган фавориты – 90нчы янгын сүндерү-коткару частеның беренче смена каравылы күрсәтте. Дүрт сменаның нәтиҗәләре суммасы буенча 92нче янгын сүндерү-коткару часте (җитәкчесе Ирек Әхмәтҗанов) җиңүче дип танылды, 33нче янгын сүндерү-коткару часте (җитәкчесе Ришат Дәүләтшин) икенче урынны, 90 янгын сүндерү-коткару часте  (җитәкчесе Сергей Бударагин) өченче урынны алды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100