news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама хирургы Истанбул марафонының алдынгы ун йөгерүчесе исемлегенә кергән

Түбән Кама хирургы Истанбул марафонының алдынгы ун йөгерүчесе исемлегенә кергән
Фото: "Туган як" газетасы

Түбән Кама балалар район хастаханәсе хирургы Рөстәм Гарипов Истанбул марафонында катнашты. 2 нче номерлы хирургия бүлеге мөдире күпердән башланып, Босфор бугазы буйлап уза торган 42,2 км араны узды. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

«Бугазга якын булу сәбәпле анда шактый җилле. Өстәвенә, дистанциянең икенче яртысында, нигездә, тауга йөгерергә туры килә», – диделәр балалар хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Гарипов 3 сәгать 39 минут 22 секунд булган шәхси рекорды белән финишка килеп җитә һәм 45-49 яшь категориясендә Россиядән топ-10 катнашучы исемлегенә керә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot