news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы Донбасс балаларына Яңа ел бүләкләре тапшырды

«Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы Донбасс балаларына Яңа ел бүләкләре тапшырды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

«Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы НТР медиахолдингы белән Донбасс балаларына Яңа ел бүләкләрен тапшырды.Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итә.

Татарстанда Яңа ел котлауларын җыю буенча хәйрия акциясе «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылды. Россия Федерациясенең яңа субъекты балаларына татлы бүләк, китап, уенчык, азык-төлек җибәреләчәк. Аларны «Донбасс хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасына тапшырачаклар. Ул үз чиратында барлык бүләкләрне дә адресатка илтеп бирәчәк.

«Без бүген чираттагы гуманитар ярдәм җибәрдек. Бүләкләр, тәм-томнар, уенчыклар кичә Чаллыга китерелде, ә бүген  йөк машинасы яңа территориягә юл тотты. Донбасс балаларында да бәйрәм рухы булсын иде. Бүләкләр белән җылылыкны һәм эчкерсезлекне җиткерергә тырыштык. Без борчылабыз һәм балаларның могҗизага ышануларын телибез. Аларның теләкләре дә тормышка ашачак!» – диде Түбән Кама мэрының урынбасары Марина Камелина

 

news_right_1
news_right_2
news_bot