news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама хастаханәсендә хәзер простата һәм күкрәк бизе биопсиясе ясарга мөмкин

Простата һәм күкрәк бизе биопсиясе хәзер Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе базасында үткәрелә. Бүген Чаллы белгечләре простата бизенең мультифокаль биопсиясен һәм күкрәк бизенең трепан-биопсиясен үткәрү тәҗрибәләре белән уртаклашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Республика клиник онкология диспансеры филиалының 9нчы көндезге стационары мөдире Виталий Любов Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе урологларына һәм онкологларына әлеге процедураларны үткәрү техникасын күрсәтте.

Башта методиканы урология бүлеге табиблары һәм шәфкать туташлары үзләштерде. Чаллы хезмәттәшләре күзәтүе астында алар биш пациентка простата бизенең мультифокаль биопсиясен үткәрде, бу тикшеренү простата шешен югары төгәллек белән ачыкларга мөмкинлек бирә.

Соңыннан, онкология бүлегендә табиб-онкологлар Виталий Любов һәм аның командасы белән бергә күкрәк бизендә шеш булуда шикләнгән дүрт пациентның күзәнәкләрен тикшерү өчен тукыма үрнәкләре алды. Табиблар әйтүенчә, бу бүгенге көнгә шешләрне төгәл ачыклау өчен иң алдынгы, һәркем өчен мөмкин булган һәм нәтиҗәле тикшерү.

Мультифокаль биопсия дә, трепан-биопсия дә УЗИ-аппараты контроле астында ясала. Пациентларның махсус энә белән шеш урнашкан урынын тишәләр. Процедура җирле наркоз астында уза һәм 10-15 минут дәвам итә. Алга таба алынган үрнәкләрнеЧаллыга тикшерүгә җибәрәләр.

Әгәр элек түбәнкамалылар бу процедураны узу өчен күрше шәһәргә барырга мәҗбүр булса, хәзер биопсияне Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсендә үткәрәчәкләр. Бу яңалык пациентларга вакытны экономияләргә генә түгел, ә табибларга тизрәк диагноз куярга һәм дәваларга керешергә мөмкинлек бирәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100