news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама хастаханәсендә күпләп зыян күрүчеләргә ярдәм итү буенча өйрәнүләр узды

Түбән Кама хастаханәсендә күпләп зыян күрүчеләргә ярдәм итү буенча өйрәнүләр узды
Фото ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән

Түбән Кама район үзәк хастаханәсендә «Гадәттән тыш хәлләрдән соң зыян күрүчеләрнең күпләп килүе» темасына масштаблы тактик-махсус өйрәнүләр узды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сценарий буенча, 4 августта 5.00 сәгатьтә ашыгыч медицина ярдәме станциясе диспетчерына Соболековск юлында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килә, анда пассажирлар белән вахта автобусы әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә 25 кеше зыян күрә. Авария урынына 7 ашыгыч ярдәм бригадасы җибәрелә», диелгән хәбәрдә.

Зыян күрүчеләрнең барысын да медицина хезмәткәрләре зыян күрү дәрәҗәсе һәм зарарлану профиле буенча бүлгән.

Өйрәнүләр барышын Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Бочкарев, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча идарәсе башлыгы Наил Бәширов, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев, Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр штабы җитәкчесе Татьяна Иванова күзәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot