Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама хастаханәсендә эшләүче табибларда «Татарча беләм» билгесен күрергә була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Түбән Кама хастаханәсендә эшләүче табибларда «Татарча беләм» значогы күрергә була. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.
Мондый тәкъдим белән Казанның хокук яклаучысы Татарстан Рәисе һәм республика сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән иде. Бу идеяне Түбән Кама күпфункциональ үзәк район хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев та хуплады, шуңа күрә хәзер татар телен белгән медицина хезмәткәрләренең халатларына «Татарча беләм» билгеләре беркетелгән.
Баш табиб фикеренчә, бу яңалык пациентларга үз хәлләрен табибка тизрәк аңлатырга, ә медицина персоналына кирәкле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтергә ярдәм итәчәк.
«Беренче чиратта без мондый билгеләрне тиз карар кабул итүне таләп итә торган кабул итү-диагностика бүлеге хезмәткәрләренә тараттык», — диде Руслан Вәлиев.

Фото: http://nkamsk-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз