news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама хәрбиләре өчен 30 посылка әзерләгәннәр

Түбән Кама хәрбиләре өчен 30 посылка әзерләгәннәр
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама рус җәмгыяте каршындагы «Хозяюшка» ял һәм аралашу клубы эшчеләре хәрбиләр өчен 30 посылка җыйган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Күп кешеләрнең битараф калмавы һәм ярдәм күрсәтүләре бик сөендерә. Түбән Кама халкы азык-төлек, дару, тәм-том, оекбашлар һәм җылы әйберләр, шулай ук акча китерә», - дип сөйләде җирле рус җәмгыяте секретаре Раиса Павелкина.

Азык-төлек һәм әйберләрдән тыш, посылкага мәктәп укучыларының хәрбиләргә тизрәк өйгә кайтуларын теләгән җылы эчтәлекле хатлары да салына.

news_right_1
news_right_2
news_bot