news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама хәрбие тылдан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде

Түбән Кама хәрбие тылдан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде
Фото: НТР24

«Борода» кушаматлы хәрби махсус хәрби операциягә үз теләге белән бер ел элек киткән. Хәзер ул туган шәһәре Түбән Камага ялга кайткан. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Светлана Шумкова яза.

Ул кайтуга ук волонтерлар белән күрешергә һәм ярдәмнәре — гуманитар йөк, фронтка җибәргән машиналар өчен аларга рәхмәт әйтергә «Ролис» үзәгенә килде.

Фронтка ничек китүе турында сүз чыккач: «Башта якыннарым анда баруыма каршы булды. Әлбәттә, хатыным һәм әнием бик авыр кичерде. Без бит әле хатыным белән июль башында гына язылышкан идек, ә 22 июльдә мин китеп бардым. Озатканда бик нык елады, билгеле. Хәзер күнде инде, көтә», — дип искә ала «Борода».

Ул яралану сәбәпле, туган ягында тернәкләнү уза. Мина шартлау нәтиҗәсендә, кулы нык сынган. Беренче операцияне аңа алгы сызыктагы госпитальдә ясаганнар. Хәзер икенче операцияне Татарстанда ясаячаклар. «Беренче мәртәбә алган җәрәхәтем җиңел иде — ул чакта Украина ягыннан атылган артиллерия снаряды кыйпылчыгы тиде. Ә икенче яра май аенда булды, анда мина шартлап, кулымны терсәктән сындырды, аякны да җәрәхәтләде», — дип аңлатты «Борода».

Бер километрдан артык араны ут астыннан үтеп, яу кырыннан ул үзе чыга. Мондый вакытта авырту турында уйламыйсың, икенче сулыш ачылгандай була һәм яшәргә теләк барлыкка килә, дип сөйли ир-ат.

«Борода» тылдан күрсәтелгән ярдәмгә аеруча игътибар бирә. «Тыл бик нык ярдәм итә, күп күләмдә «гуманитарка» килә: салфеткалар, маскировка челтәрләре, су һ.б. — болар анда бик кирәкле әйберләр. Бер «тушенка»да гына озак утырып булмый», — ди ул.

Кулы савыккач, хәрби хезмәткәр кабат фронтка китәргә карар кылган. Анда аны сугышчан дуслары көтә. «Ил өчен, Ватан өчен, әниләр өчен, тормыш иптәше, балалар өчен шунда барырга һәм җиңүне тизрәк якынайтырга кирәк. Егетләргә нәрсә киңәш итәсем килә: безнең бурыч — Ватаныбызны саклау», — дип саный «Борода».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100