news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама халкын пикниклы өмәгә чакыралар

Түбән Кама халкын 22 июльдә Красный Ключ кыргый пляжына өмәдә катнашырга чакыралар. «Твори добро Нижнекамск» төркеме волонтерлары хәбәр иткәнчә, чара көндезге сәгать 11 дә башлана. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

«Красный Ключтагы кыргый пляжда чисталык урнаштырабыз. Бездән перчаткалар һәм капчыклар. Сездә энтузиазм һәм табигатькә ярдәм итү теләге», — дип билгеләп үттеләр волонтерлар.

Шулай ук актив эштән соң зур булмаган пикник уздыру көтелә. Оештыручы Наталья белән 8 (917) 220-37-26 телефоны буенча элемтәгә керергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot