news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама халкы хәрби госпиталь өчен чираттагы ярдәм партиясен җыйды

Түбән Кама халкы хәрби госпиталь өчен чираттагы ярдәм партиясен җыйды
Фото: Надежда Баһаветдинова тарафыннан тәкъдим ителде

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Менделеев ур., 26 йорт адресы буенча яшәүче Түбән Кама халкы 550 мең сум акча җыйган. Бу акчага хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр сатып алынган. Һәр ай саен биредәге активистлар, якынча 30 кеше булдыра алганча ярдәм итә. Соңгы тапкыр 30 мең сум җыелган, аңа 430нчы полкның хәрби госпитале өчен медикаментлар сатып алганнар. «Стериль бинтлар, шприцлар һәм системалар, табиблар өчен перчаткалар, стериль салфеткалар», — дип сөйләде йорт буенча җитәкче Фәридә Нигъмәтҗанова.

Чираттагы ярдәм партиясенә шулай ук одеяллар, чүпрәкләр, урын-җир кирәк-яраклары, пеленкалар, футболкалар керде. Боларның барысын да Фәридә Нигъмәтҗанова Химиклар проспекты, 72б йорт адресы буенча җыю пунктына алып килде.

Активистка сөйләгәнчә, күршеләр хәйрия эшенә киң масштаблы хәрби хәрәкәтләрнең беренче көннәреннән үк кушылган. «Бервакыт штурмовиклар өчен инструментлар, балталар, көрәкләр, шуруповертлар җыйдык. Шулай итеп, тиздән хәйриячелек белән шөгыльләнгәнгә 3 ел була», — дип аңлатты ул.

Фәридә Нигъмәтҗанова йортында акча ай саен җыела. Битараф булмаган халык фронт өчен кирәкле әйберләрне сатып ала, гомуми фондка зур булмаган, әмма даими түләүләр ясый. Шәһәр буенча мондый тату йортлар аз түгел булып чыкты. «Менделеев урамы, 26 йортка кадәр безгә Сөембикә, 9, Химиклар, 72 йортында яшәүчеләр килә. Спорт делегацияләре дә, көн саен кемдер килә», – дип сөйләде 6 һәм 7нче микрорайоннарның Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

1 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә, РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә Татарстанда контракт төзегәндә 2,2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Надежда Баһаветдинова ярдәме белән әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100